Городская библиотека - филиал № 1

"Исемең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык"

"Милосердие" Сәламәтләндерү Үзәгендә  дәваланучылар өчен   "Исемең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык" дип аталган Батырлык сәгате үткәрелде. Ул каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең 110-еллыгына багышланган иде. Анда шагыйрьнең тормыш юлына багышланган презентация каралды, "Моабит дәфтәрләренең" тарихы искә төшерелде, шул циклдан шигырьләр укылды. Барлыгы 15 кеше катнашты.