"Үткәннәр һәм киләчәк арасында"
Татарстанда Кино елы һәм Түбән Каманың 50-еллыгы уңаеннан китапханәдә “Үткәннәр һәм киләчәк арасында” дигән китап күргәзмәсе эшли башлады. Татарстанда чагыштырмача яңа сәнгать төре булган кино һәм 40-еллык тарихы булган “Данко” әдәби берләшмәсе турында әңгәмәләрне 15 кеше тыңлады.