Городская библиотека - филиал № 1

«Пушкинга кунакка»

А.С. Пушкинның 225 еллыгына китапханә хезмәткәрләре 9 нчы микрорайон халкы өчен танып белү-уен программасы үткәрәләр. Китапханәчеләр укучыларны шагыйрьнең биографиясендәге кызыклы фактлар белән таныштырдылар һәм рус әдәби теленә нигез салучы нәсел варисларына калдырган бай әдәби мирас турында сөйләделәр.  

Очрашуда катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, бөек шагыйрьнең яраткан шигырьләрен укыдылар.     

Чара барышында китап күргәзмәсеннән күзәтү узды.