«Табигать буенча яшәү»
Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне ООН тарафыннан 1972 елның 15 декабрендә оештырыла. Шул ук вакытта Швециядә Стокгольм конференциясендә ел саен 5 июньдә бәйрәм итү датасы билгеләнә.
Нәкъ шул көнне 1 нче китапханә Россия дәүләт яшьләр китапханәсе тарафыннан тәкъдим ителгән Бөтенроссия экологик викторинасында катнаша.
Безнең китапханә хезмәткәрләре 9 нчы микрорайон халкы арасында викторина үткәрделәр. Катнашучылар эковикторина сорауларына зур кызыксыну белән җавап бирделәр, экология буенча тирән белемнәр күрсәттеәләр.