Городская библиотека - филиал № 1

«Батырлык биеклеге»

         12нче мәктәпнең 9нче сыйныф укучылары өчен Пушкин картасы проекты кысаларында «Батырлык биеклеге» исемле Брейн - ринг узды.Тапкырлыкта һәм кыюлыкта, логик фикер йөртә һәм тиз карар кабул итә белүдә өлкән сыйныф укучыларының ике командасы көч сынашты. Уенда тарихи һәм мавыктыргыч сораулар, шулай ук зирәклек, логика таләп итә торган берничә тур бар иде.
         Ахырда брейн-ринг җиңүчеләре билгеләнде. Уенның җиңүчесе 9 «А» класс командасы булды, ул иң күп балл җыйды. Барлык командалар да грамоталар һәм призлар белән бүләкләнде.