Городская библиотека - филиал № 1

«Яздан аерып булмый Тукайны»

26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра.
      Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә китапханәдә көн дәвамында шагыйрьгә багышланган чаралар үткәрелде.
      Кунаклар шагыйрьнең туган көненә багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар.
      Китапханәче шагыйрьнең иҗади биографиясенең иң якты битләре турында сөйләде.
      Анда катнашучылар «Г. Тукай эзләре буенча» сораштыруда катнаштылар Танылган авторның шигырьләре укучылар башкаруында яңгырады.