Городская библиотека - филиал № 1

«Онытырга ярамый»

30 октябрьдә Рәсәйдә репрессияләнүчеләрне Искә алу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 16-нчы мәктәпнең 10, 11 класслары укучылары өчен "Онытырга ярамый" дип аталган Хәтер сәгате үткәрелде. Дәрес "1937-38 еллар репрессияләре" дигән презентация белән беррәттән алып барылды. Укучыларга репрессияләргә эләккән кешеләрнең ачы яшмышы турында, репрессияләргә эләккән татар һәм урыс язучылары турында кызыклы мәгълүмат бирелде. Дәрестә барлыгы 37 кеше катнашты.