Городская библиотека - филиал № 1

«Батырлык биеклеге»

«Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадет корпусы» курсантлары өчен Пушкин картасы проекты кысаларында «Батырлык биеклеге» исемле интеллектуаль уен узды. Тапкырлыкта һәм кыюлыкта, логик фикер йөртә һәм тиз карар кабул итә белүдә өлкән сыйныф укучыларының ике командасы көч сынашты. Уенда тарихи һәм мавыктыргыч сораулар, шулай ук зирәклек, логика таләп итә торган берничә тур бар иде.