Городская библиотека - филиал № 1

«Маска, мин сине беләм!»

Иң якты һәм күңелле бәйрәм — Яңа ел алдыннан китапханәдә пенсионерлар клубы әгъзалары өчен «Үзеңә шатлык бүләк ит» дигән әдәби карнавал узды.

Очрашу программасы костюмлы инсценировкалардан, Яңа ел җырларыннан, якты бию номерларыннан, шигъри чыгышлардан, әдәби викторинадан торган.

Бәйрәм шатлык, күңел җылысы атмосферасында узды, ә катнашучылар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф заряды алдылар.