Городская библиотека - филиал № 1

"Әхәт Гаффарга - 75"

Әхәт Гаффар (Гаффаров Абдуллахат Габдрахман улы) - прозаик, драматург, шагыйрь, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Горький исемендәге Бөтенсоюз әдәби конкурсы лауреаты.

Язучының әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителгән: рус, башкорт, эстон, әрмән, инглиз, испан, француз, немец һәм башкалар.

Аның пьесалары буенча төрле театр мәйданчыкларында спектакльләр куела.

Әхәт Гаффарның тууына 75 ел тулу уңаеннан китапханәдә китап күргәзмәсе оештырыла, ул укучыларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

Экспозиция киштәләре янында әңгәмәләр һәм күзәтүләр уза.