Городская библиотека - филиал № 1

«Ялчыгул эзләре буенча»

Таҗетдин Ялчыгол дини, тарихи, медицина, педагогик эчтәлекле уннан артык хезмәт авторы. Аның иң танылган китапларының берсе – «Рисаләи Газизә», анда хәзрәт тәгълимат, әхлак, тасаввуф (суфизм) мәсьәләләрен җентекләп аңлата.

Югары сыйныф укучылары галимнең тормыш битләре буйлап виртуаль сәяхәт ясыйлар, аның әсәрләре белән танышалар, Ялчыголның тарихта, мәгърифәттә нинди эз калдырганын беләләр.

Чарага китап күргәзмәсе ясалды, ул балаларны бөек мәгърифәтчегә багышланган китаплар белән таныштырды.