"Тере ноктасы"
«Пушкин картасы» проекты кысаларында яшүсмерләр өчен китапханәдә рәсем сәнгатенең аерым төрендә рәсем ясау буенча мастер-класс узды. Чарада катнашучылар буяулар, төсләр дөньясына чумдылар, үзләренең хисләрен белдерделәр.
Чараның темасы Татарстан Республикасы көненә багышланды. Китапханәче Татарстан Республикасының искиткеч тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган китаплар тәкъдим итте.