Городская библиотека - филиал № 1

«Мин яратам сине тормыш...!»

1нче гимназия  укучылары өчен Фәнис Яруллин  иҗаты буенча  «Мин яратам сине,тормыш...!» исемле әдәби сәгать үткәрелде.Презентация ярдәмендә укучылар белән  шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләштек.Фәнис Яруллин – күп кырлы иҗат кешесе. Ул – шагыйрь, прозаик, драматург, журналист, әкиятче кебек исемнәр алган бу гаҗәеп кеше хәзерге көндә 35 китап авторы.

 Әдәби сәнгатькә гашыйк иҗат кешесе үзенең әсәрләрендә һәрвакытта да тарафдарларын матурлыкка, бөеклеккә, камиллеккә чакыра. Аның әсәрләрендә һәр укучы үзен, үз хыялларын, кичерешләрен, омтылышларын күрә, таный.