"Без дә солдатлар идек"
"Без дә солдатлар идек" дигән Батырлык дәресе Муса Җәлил исемендәге 1-нче гимназиядә 7 һәм 8А класс укчылары өчен үткәрелде. Ул фронтовик язучы, юрист һәм педагог Мәгъсүм Насыйбуллинның 90 еллыгына багышланган иде. Анда Бөек Ватан сугышында катнашкан язучыларга багышланган "Каләмне корал итеп" дигән презентация-әңгәмә узды. Детектив жанр остасы М.Насыйбуллинның иҗаты укучыларда зур кызыксыну уятты. Дәрестә барлыгы 34 укучы катнашты.