Городская библиотека - филиал № 1

«Мәхәббәт җырчысы”

“Җилкән” әдәби-музыкаль клубының «Мәхәббәт җырчысы” исемле утырышы шагыйрь А.А. Блокның 135-еллыгына багышланган иде. Ул Халыклар Дуслыгы йортында узды. Шагыйрьнең иҗаты турындагы презентация аның шигырьләре белән чиратлашып барды. Кичәнең икенче бүлегендә кунаклар үзләренең лирик шигырьләрен укыдылар. Чарада барлыгы 15 кеше катнашты.