Городская библиотека - филиал № 1

"Моңга бәйле гомер"

Өлкәннәр көне уңаеннан «Үзеңә шатлык бүләк ит» клубы әгъзалары өчен китапханәдә «Моңга бәйле гомер»дип исемләнгән интерактив уен үткәрелде.
2020 ел юбилярларга, композиторларга да, җырчыларга да бай. Чарада аларның музыкасы яңгырады һәм аларның җырлары башкарылды.
Уен турлардан торды:
1 Тур. Классика
2 Тур. Әдәбиятта Музыка
3 Тур. Танылган телетапшыруларның музыкаль заставкалары
4 Тур. Көйне тап
5 Тур. Музыкаль әйләнешләр
6 Тур . Кино музыкасы
Очрашуда катнашучылар үзләренең музыкаль белемнәрен тикшерделәр, искиткеч җырлар җырладылар, яшьлекләрен искә төшерделәр, матурлык һәм игелек бәйрәменә чумдылар.