Городская библиотека - филиал № 1

Түбән Камам, сине беләм, сине яратам!

Тапкырлар бәйгесе Түбән Каманың 50-еллыгына багышланган иде. Бәйгене   “Түбән Камам, синең турында” дигән презентация һәм шул ук исемдәге китап күргәзмәсе тулыландырды.

Сораулар Түбән Кама язучылар берләшмәләре, аларның әгъзалары иҗаты, Түбән Кама мәдәнияте, шәһәрнең күренекле кешеләре турында иде. Сорауларның күбесе Галимҗан Сабировның “Знали, город будет” (2016) дигән китабы буенча төзелгән иде.

Иң актив тапкырларга татлы призлар һәм “Түбән Кама тапкыры”, “Үз шәһәрен өзелеп яратучы” дигән значоклар тапшырылды.

Бәйге 20 августта Тукай паркында, 23 августта “Милосердие” үзәгендә, 25 августта Вахитов проспектының 8/14 ишек алдында үткәрелде. Барлыгы 115 кеше катнашты.