Центральная библиотека

«Язмышларга буйсынмас җан»

Үзәк китапханәнең уку залында татар шагыйре, прозаик, драматург Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рәмзия Хәнипова аянычлы язмышка дучар булган, шуңа да карамастан, үзендә яшәргә көч тапкан, күтәренке рухлы, киң күңелле, көчле шәхес - Фәнис Яруллинның тормышы, иҗаты белән таныштырды. Ахунова Рәсимә, Гәрәева Гөлсинә, Хәнипова Рәмзия туган якка, әнисенә, тормыш иптәшенә багышланган шигырьләрен укыдылар. Ф.Яруллин сүзләренә иҗат ителгән «Сез иң гүзәл кеше икәнсез», «Йолдызлар яңгыры» җырлары яңгырады. «Язмышның үзен буйсындырган язучы» китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.