МБУ «Ютазинская централизованная библиотечная система»

Дөньякүләм әдәби марафон.

Кечкенәдән уңышка омтылучы балалар һәм 20 яшькәчә яшүсмерләр өчен быелның 1 июлендә #XXIVәдәбимарафон проекты старт алды. Акбаш авылы китапханәсенә йөрүче яшь китап укучылар да, быел үзләренең җәйге ялларын файдалы итеп үткәрү максатыннан, әлеге проектка кушылдылар. 1-21 июль аралыгында Газизуллин Эмиль, Нурсәетова Айгөл, Баһаува Азалия татар телендә укыган әсәрләр белән ВК челтәрендәге битләрендә уртаклашып, язмалар урнаштырып бардылар. Балалар һәм әти-әниләренең тырышлыгы бушка китмәде - алар финалга чыктылар һәм 11 августта Апаста үтүче Әдәби сабан туена чакыру алдылар.