Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Каләм очында - илһам.

3 мартта Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә.Әлеге бәйрәм турында сүз чыккач, һәркем мавыктыргыч, тормышчан әсәрләре белән күңелләрдә тирән эз калдырган язучыларны барлый башлый. Акбаш авылы китапханәсенә әнә шундый исемнәр турында сөйләр өчен әдәби сәгатькә җыелды китап укучылар.
Китапханәче юбилярлар киштәсендә урын алган язучыларны - Әмирхан Еники, Вахит Имамов, Юрий Бондарев,  Д. Ушинский, Ю. Олеша, И. Токмакова исемнәрен хөрмәт белән искә алып башлады чараны. 
 Бергәләп бүгенге көндә укучылар тарафыннан яратып укыла торган язучылар, аларның әсәрләренә тукталдык. Зифа Кадырова, Гүзәл Галләмова, Фоат Садриев, Альберт Хәсәнов, Мәдинә Маликова әсәрләреннән өзекләр укып үттек.
Татар язучыларының әсәрләре буенча төшерелгән фильмнар турында фикер алыштык.
Китапханәче чарада катнашучыларга татар әдәбияты, балалар әдәбияты буенча биремнәр тәкъдим итте.  Укучылар үзләренең яраткан авторлары турында сөйләп уздылар.
- Матур, тирән эчтәлекле әсәрләр киләчәктә күбрәк язылсын, ә аларны укучылар тагын да күбрәк булсын иде,- дигән теләк белән йомгакланды чара.