Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Солдат зирәклеге

Ватанны яклаучылар көне ул -  илебезнең иминлеген саклаучы хәрбиләрнең, кирәк вакытта ышанычлы иңен куеп ярдәм итәргә әзер булган этиләребез, егетләребезнең, соңгы телеме белән уртаклашырга әзер булган дусларның, киләчәктә Ватаныбызга тугры хезмәт итәрдәй ир балаларның бәйрәме. Яныбызда шундый сыйфатларга ия булган ир-атларны тәрбияләү, әлбәттә, без - хатын-кыз затының бурычы.

22 февральдә Акбаш авылы китапханәсендә, кечкенәләр белән солдатларга хас зирәклек турында сөйләштек, үзләрен җитезлеккә, сабырлыкка, төгәллеккә, уңганлыкка сынап карадык. Чарада балалар үзләре ясаган самолетларны сынадылар, дартс уйнап баллар тупладыдар, солдат боткасының бәясен исәпләделәр, хәрби өлкәнең кайбер терминнарын аңлаттылар, мәкаль- табышмакларны белүләрен күрсәттеләр.