Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Россиянең махсус хәрби операция башлавына 2 ел тула. Бу һич көтелмәгән вакыйгадан дөнья, ил, кешеләр тормышы бик нык үзгәрде. Борчулы, кайгылы чор кичерә халкыбыз. Барысы да егетләр хакына, дип тыл да тик тормый. Чөнки без - бердәм халык.

 Ватанны яклаучылар көне уңаеннан, 22 февральдә Акбаш авылы китаханәсенә махсус хәрби операциядә катнашучы кыю егетләребезнең әти-әниләрен, гаилә агъзаларын чакырдык. Китапханәче илдәге вәзгыять, хәрбиләр өчен оештырылган ярдәм эшләре турында сөйләде. Солдат әти-әниләре үз хәлләре белән уртаклашты. Ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган шигырьләр яңгырады.

Бәйрәм уңаеннан, гаиләләргә изге теләкләр, балалар белән шатлыклы очрашулар теләп, бүләкләр тапшырылды, чәй табыны оештырылды.