Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Фән серләрне ача"

5 февральдә Акбаш авылы китапханәсендә 3 сыйныф укучылары өчен, Татарстан Республикасындә фәнни үсеш елы кысаларында, "Фән серләрне ача" исемле китапханә дәресе үтте. Китапханәче XXI гасырны фәннең теләсә кайсы өлкәсендә һәр көн  диярлек ачышлар ясалуы белән тарихка кереп баруы турында сөйләде.  Укучыларның аң-белемен тикшерү өчен төрле биремнәр эшләтте. Россиянең бөек галимнәре - М.В. Ломоносов, И.П.Кулибин, Д. И. Менделеев, К.Э.Циолковский турында мәгълүмат бирде. Балалар бик теләп тәҗрибәләр ясап карадылар. Гади кәгазь бите 5-6 китап кутәреп тора алуына ышандылар. Су белән тулы банкага 30 данә тимер акча салып та  суның түгелмәү серенә төшенделәр. Күбекле вулкан ясарга өйрәнделәр.