Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Икмәк - тормыш нигезе

Акбаш авылы китапханәсендә 17 октябрь көнне танып белү сәгате тормышыбызның иң төп ризыгы - икмәккә багышланды. Укучылар белән бөртектән икмәккә кадәр үтелгән юлны искә төшердек. Китапханәче балаларга борынгыдан сакланып калган урак, ипи көрәге, табагач кебек эш коралларын тотып карарга рөхсәт итте. Икмәк турында әдәби әсәрләрне барладык, Семен Шуртаковның "Зерно упало в землю" китабыннан өзекләр укыдык. Китапханәче танылган рәссамнарның икмәккә багышланган картина репродукцияләрен тәкъдим итте.
Укучылар мәкальләр җыйдылар, табышмакларга җавап таптылар. Чара ахырында тормышыбызга уелып язылган хакыйкатьне кабатладык: икмәк - бар нәрсәгә баш! Аны сакларга, валчыгын да әрәм итмәскә кирәк!