Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Почтальон һөнәре

Бүген, 9 октябрьдә почта хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан, Акбаш авылы китапханәсендә балалар белән әлеге хезмәт ияләре турында танып белү сәгате үткәрдек. Бергәләшеп тарих битләренә күз салдык, патша Россиясе чорында почта хезмәткәрләре кигән махсус киемгә игътибар иттек. Хатлар, маркалар хакында белешмә бирдек, конверт тышын дөрес тутыру турында сөйләштек. Өчпочмаклы солдат хатлары ни рәвешле бөкләп ясала - үзебез эшләп карадык.

Аннары авылыбызның почта бүлекчәсенә сәяхәт кылдык. Почта хезмәткәре Гүзәлия апа балаларга үз эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде. Килгән газета - журналларны адреслап бүләргә өйрәтте. Гүзәлия апаны балалар бәйрәм белән котлады, эшендә уңышлар, сәламәтлек теләп саубуллаштылар.