Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Гаилә агачы» бәйгесе

«Салават күпере» журналы яңа елны яңа бәйге белән башлап җибәрде. Акбаш авылы китапханәсенә йөрүче балалаларны кызыктырып, китапханәче бәйгегә кушылырга чакырды. Газизуллин Эмиль  әнисе белән бик теләп бәйге шартлары белән таныштылар һәм ай саен үзләренең эшләрен китапханә битенә куя баралар. Ел символы булган Куянкай гаиләсенең әгъзаларын ябыштыргыч рәсемнәрдән табып әкренләп үз урыннарына урнаштыра бара Эмиль. Шул рәвешле шәҗәрә төзү үзенчәлекләренә дә төшенергә тырыша. Бәйге шартларын үтәү баланың әдәп-әхлагын ныгытырга булыша, гаиләдәге өлкән кешеләргә карата ихтирамлы булырга чакыра.

Эмильгә бәйгедә уңышлар елмайсын иде дигән теләктә калабыз, чөнки җиңүче башкалабызга ял итәргә барачак.