Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Тукайга шигъри гөлләмә

21 апрельдә Акбаш авылы китапханәсендә халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның 137 еллыгына багышлап, әдәби сәгать оештырылды. «Кызыклы уку» түгәрәгенә йөрүче укучыларга китаханәче шагыйрьнең авыр балачагы, кыска гомере, бай әдәби мирасы турында сөйләде.Презентация аша кечкенә Апушның фотосурәтен, ул яшәгән авылларның күренешләрен күрү мөмкинлеге тудырылды.  Махсус биремне үтәп, алар шагыйрьнең тәхәллүсе барлыгын да белделәр. Рәсемле шигырь биремен үтәп, «Кошчык» шигырен укып чыктылар. Үзләренә таныш булган «Карлыгач», «Кызыклы шәкерт», «Бала белән Күбәләк» «Сабыйга»  шигырьләрен кычкырып укыдылар. «Ядкярләрдә Тукай рухы» исемле китаптан шагыйрь үзе кулланган предметларны : түбәтәй, кара савыты, юл кәрзине, татмачык , карандаш савыты сурәтләрен күрсәтте китапханәче. Чараны «Туган тел» җырын җырлап йомгакладык.