Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Һәр күңелдә сер ята

9 февральдә Акбаш авылы китапханасендә урта сыйныф укучылары белән күпкырлы талант иясе Фәнис Яруллинны искә алу сәгате үтте. Бергәләп шагыйрьнең тормыш юлын искә төшердек, шигырьләрен укыдык, үзе турында язган юллар белән таныштык. 
Китапханәче шагыйрьнең туган авылында, Баулы шәһәрендәге музейлары, шагыйрьнең тормыш иптәше Нурсөя апа белән икесенә куелган һәйкәл турында мәгълүмат бирде. Китапханә фондында булган басмалар белән таныштырды. 
--