Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Имин Интернет

7 февральдә Акбаш авылы китапханәсендә, башлангыч сыйныф укучылары белән «Кызыклы уку» түгәрәгендә Интернет челтәрендә балаларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында эчтәлекле танып- белү чарасы узды. Иң элек 

«Интернет кайда һәм кайчан барлыкка килгән? Аның хуҗасы бармы? Аны нәрсә белән чагыштыралар?» дигән сорауларга җавап биреп карадык. «Сабантуй»журналыннан Интернетның 4 уңай сыйфатын һәм 5 тискәре йогынтысын ачкан билгеләрен укыдык. Китапханәче балаларны «Виртуаль дөнья» китабы белән таныштырды. Аннан Татарстан белән бәйле сайтлар турында сөйләде, балаларны әлеге сайтлар белән танышырга чакырды.Татар интернеты турында мәгълүмат бирде. Соңыннан укучылар белән Интернет челтәрендәге саклык чаралары турында фикер алыштык. Балалар үз фикерләрен сөйләп бирделәр, китапханәче тәкъдим ииткән материал белән таныштылар. Китапханәче аларга балалар өчен файдалы кушымталар белән эш итәргә тәкъдим итте: «Лукошко сказок», «Хобобо», «Тырнет», «Сетевичок».Чара ахырында укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре язылган буклетлар таратты.