Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Хәтер - мәңгелек

Хәтер - мәңгелек. 

27 гыйнварда Акбаш авылы китапханәсендә 

Холокост корбаннарын искә алу  сәгате узды.

Холокост - иврит теленнән тәрҗемә иткәндә, "һәлакәт"  - еврейләрне милләт буларак юк итү дигәнне аңлата. Германиядә хакимияткә А. Гитлер килгәч, еврей халкына карата аяусыз көрәш башланып китә. Аларның хокукларын кысалар, аерым торулыкларга -геттоларга урнаштырылар, балаларын үтерәләр, концлагерьларга ябалар, газ мичләрендә яндыралар...

Үлем лагерьларының күбесе Польша территориясендә була, иң "данлыклысы" - Освенцим.

СССРның яулап алынган территорияләрендә дә - Балтыйк буе, Белоруссия, Молдавия -  "аерым тәртип" урнаштыра фашистлар. Бабий Яр - еврейлар һаләкәтенең безнең илдәге  явыз мисалы. 

Китапханәче тарихның бу кадәр "мәгънәсез", явыз якларын ачынып сөйләде. А. Розенбаумның "Бабай Яр" исемле клибын тәкъдим итте. Холокостның исән калган шәхесләренең истәлекләрен видеоязма аша күрсәтте.

Сәясәт корбаннарын искә алып шәмчекләр кабынды.