Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Сынауларын ничек үтәргә?

Соңгы елларда дөньяда таралган Ковид-19 инфекциясе халык арасында курку хисен арттырды. Салкын тиеп авыруларның да киң таралган вакыты. Авыруга дучар булган очракта сынауларны ничек үтәргә? Акбаш авылы китапханәсендә  өлкәннәр белән шушы сорауларга җавап эзләдек. Китапханәче имам- хатиб Нияз Сабировның киңәшләре белән таныштырды. Үлән чәйләренең файдасы турында "Гаилә һәм мәктәп" журналында басылган Фирая Захарованың файдалы киңәшләрен укыдык. Гомумән организмның авыруларга каршы торучанлынын арттырыр өчен, канны сыеклау, тамак авыртканда, ютәлне басарга ярдәм итүче халык медицинасы  мәгълүматлары белән уртаклашты чарага килүчеләр.