Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

2023 елга аяк бастык

2023 ел истәлекле, әһәмиятле даталарга бай булачак. Китапханәдә РФ һәм ТР президентлары тарафыннан билгеләгән юнәлешләр буенча мәгълүмати күргәзмә эшли башлады.

2023 ел Россиядә укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Ул Россия фәнни педагогикасына нигез салучы К.Д. Ушинскийның 200 еллыгына нигезләнгән. Күргәзмәдә танылган остазлар В.А. Сухомлинский, К.Д.Ушинский, И.А. Каиров, С.Т. Шацкий турында кыскача мәгълумат алырга була.

"Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы" темасын ачып, республикабызда яшәүче төрле милләт халыкларының йола, уен, гадәтләре турында мәгълүмат һәм "Түгәрәк уен" басмасының 2 санын тәкъдим итәбез.

2023 елда дөньяга танылган совет композиторлары А. Доргомыжскийга 210 ел, С. Рахманиновка- 150, М. Гнесинга  - 140, Колмановскийга 100 ел тулу билгеләп үтелә. Күргәзмәдә мәшгурь татар композиторлары турында китаплар урын алды.

Гыйнвар ае юбилярлары "Танылган. Популяр" рубрикасында: Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Гөлшат Зәйнәшева китапларын кабат укырга чакырабыз.

Балалар әдәбиятында да юбиляр авторлар хәйран: Ш.Перро, Г. Х.Андерсен, А. Толстой, В. Банки, С. Аксаков.

Китапханәгә рәхим итегез!