Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Күзләрегезне саклагыз"

13 октябрьдә Акбаш авылы китапханәсенә йөрүче кече яшьтәге мәктәп балалары өчен, "Кызыклы уку" түгәрәгендә, Бөтендөнья кузләрне саклану көне уңаеннан, танып белү сәгате үтте. Табышмак ярдәмендә кеше өчен иң әһәмиятле орган турында сүз барачагын ачыклагач, "Кеше турында минем беренче китабым" исемле басмадан күзләрнең төзелеше, үзенчәлекләре турында укып белдек. Иң яхшы күрү сәләтенә ия булган куян, бөркет, ябалак кебек җан ияләренең күзләре турында фикер алыштык. Күрмәүче кешеләргә җәмгыятьтә ничек авыр булыр аңлату максатыннан, балаларның күзләрен бәйләп, төрле предметларны капшап тану мөмкинлеген тикшердек. Китапханәче балаларга күзләрне ял иттерүче күнегүләрне өйрәтте. Бергәләп, күз күремен саклау өчен башкарырга тиешле  күнекмәләрне искә төшердек. Бер- беребезгә күзләребезнең елмаеп кына торуын теләп саубуллаштык.