Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Атлас тасмалардан чәчәкләр"

10 октябрьдә Акбаш авылы китапханәсенә атлас тасмалардан чәчәкләр ясау осталыгына өйрәнергә өлкән сыйныфларда укучы кызлар килде. Китапханәче тасмаларны кисү, чәчәк таҗларын ясау, аларны билгеле форма буенча җыю күнекмәләрен бирде. Кызлар пөхтә, күнекмәләрне тиз отып алдылар. Нәтиҗәдә бик күркәм чәчәкләр барлыкка килде.