Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Узган һәр елым тиң тора кадерле бер гомергә..."

15 августта Акбаш авылы китапханәсендә шагыйрь, прозаик, драматург, Г.Тукай премиясе иясе Рөстәм Мингалимнең тууына 85 ел тулу уңаеннан, өлкән яшьтәге китап укучылар өчен, язучы иҗаты белән танышу  чарасы үтте. Китапханәче язучының тормыш юлына, иҗатына күзәтү ясады. Килгән китап укучылар китапханә фондында булган китаплары белән таныштылар, шигырьләрен укып үттеләр. Пьесалар китабын кулга алгач, алар белән таныш булуларын да белдерде  кунаклар. Август ае дәвамында телеэкраннар аша язучының пьесаларын карау, балалар укуында шигырьләрен тыңлау, А.Фәйзрахманов, Л.Шакирҗанова укуында Р.Мингалимнең фәлсәфи шигырьләрен тыңлау мөмкинлеге булуын, ә «Казан утлары» журналы бу айда язучының үз тавышын ишеттерү мөмкинлеге бирүен дә искәртеп китте китапханәче.