Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Гаҗәеп светофор"

5 августта, Светофорның туган көнен билгеләп үтәргә, кече яшьтәге китап укучыларын Акбаш авылы китапханәчесе “Гаилә” паркына җыйды.  Балаларга китапханәче светофорның барлыкка килүе турында әкият сөйләде, төрле илләрдәге юл хәрәкәте белән бәйле ачышлар турында мәгълүмат бирде. Талия Шакированың  “Юл хәрәкәте билгеләре” китабыннан светофорның төрләрен күрсәтте.  Чарага килүче балалар юл хәрәкәтен көйләүче таяк, өстәмә мәгълүматлы светофор макетларын ясадылар.”Сабантуй” журналы битләрендә басылып килгән “Хәерле юл” кушымтасыннан аклы-каралы таякның тарихын укып белделәр.  Тема буенча сорауларга, табышмакларга җавап таптылар, юл хәрәкәтендә катнашучылар белән бәйле төрле ситуатив мәсьәләләр чиштеләр, “Безопасная дорога” китабы буенча кроссворд чиштеләр.