Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Динем — ислам, милләтем — татар

20 май көнне,  Акбаш авылы китапханәсендә, «Кызыклы уку» түгәрәгенә йөрүче укучы балалар өчен, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап, «Динем — ислам, милләтем — татар» исемле танып белү сәгате үтте. «Ибн Фадлан сәяхәте» исемле китапны нигез итеп алып, китапханәче балаларга дин кабул итү шартлары турында  мәгълүмат биргәч, балалар презентация аша «ислам» сүзе нәрсәне аңлата, кем ул пәйгамбәр, ислам дине кануннары язылган китап ничек атала, мөселманнар кайда гыйбадәт кыла дигән сорауларга җавап таптылар, дини йолалар (никах, балага исем кушу, сөннәт), бәйрәмнәр (Нәүрүз, Сөмбелә, Рамазан, Корбан гаете) турында хәбәрдар булдылар. Дин кабул итүнең дәүләт үсеше өчен булган әһәмияте турында белделәр.