Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Тукай теле — туган тел

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышлап, Акбаш авылы китапханәсе башлангыч мәктәп укучылары өчен «Тукай теле — туган тел» дип исемләнгән викторина үткәрде. Шагыйрь турында белемнәрен тулыландыру максатыннан, «Сабантуй» балалар журналы тәкъдим иткән «Тукай эзләре буйлап» дип исемләнгән текст белән таныштык. Китапханәче аның авыр балачак еллары турында өстәмә мәгълүмат  бирде. «Апуш юлы» исемле лабиринт-башваткычны чишеп, шагыйрьнең бер тәхәллүсен дә  белдек. Укучылар  белән рәсемле текст укып, моңа кадәр аларга сирәк ишетелгән шигыре белән таныштык.Танылган рәссам Тавил Хуҗиәхмәтовның Тукай шигырьләренә ясаган картиналарын күреп сокландык. Бөек шагыйребез турында балалар иҗат иткән шигырьләр укыдык.

Китапханәдә «Мәңге яшь Тукай» исемле китап күргәзмәсе эшләнде