Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Керпеләр турында иң кызыклы мәгълүмат

2 февраль Россиядә Керпеләр көне билгеләп үтелә. Керпене һәркемнең күргәне бар, тик күбебез аның турындагы кызыклы фактларны белми. Бүген без бу хатаны төзәтергә булдык. Акбаш авылы китапханәсенә түгәрәккә килгән укучылар белән бик мавыктыргыч презентация карап, керпеләрнең әллә нинди төрләрен күрдек - керпеләрнең барлыгы 17 төре билгеле икән!

Керпедә 16 меңгә якын энә бар.

Керпе – бик кызыклы хайван. Алар кулга тиз ияләшә. Сөт яраталар. Шулай ук җиләк, үлән, бака ашыйлар, еланнарга да ташланалар икән!

Керпе начар күрә, аның төп ярдәмчесе – борыннары.

Керпе баласы чукрак, сукыр, ялангач һәм энәсез булып туа. Туып берничә сәгать үтүгә, тәненә йомшак энәләр үсә башлый. Бераздан ул энәләр ныгый, катылана.

            Соңгы елларда Татартсанда колаклы керпеләр очрый башлаган. Керпе Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.

Керпеләр төрле авазлар чыгара. Хәтта төчкергән авазлар ишетергә мөмкин.Табигатьтә керпеләр күп дигәндә 5 ел яши, ә зоопарк яки хуҗалыкта – 10 ел. Керпеләр бер-берсе белән сызгырып аралаша. Алар тәүлегенә 2 чакрымга якын араны уза.

Менә шулар. Әле тагын М.Пришвинның “Керпе” хикәясен укыдык. Үзебез бөртекләрдән ясаган  эшләнмәләрне дә карадык.