Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Илһам — ул тылсымлы бер халәт

Әдәбиятчы, язучы, балалар шагыйре Галимҗан Гыйльманов февральнең беренче көннәрендә 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан, Акбаш авылы китапханәсендә, язучы иҗатын яктырткан китап күргәзмәсе ясалды. Балалар игътибарын яулаган шигырь- әкият китаплары («Самат-батыр», «Илкәй батыр»), өлкәннәр өчен шигъри лирикасы («Күңелем сурәте»), бәян, нәсер , парчалары («Китек ай», «Һәркемнең үз догасы», «Ходай бүләге» китаплары) укучыларга тәкъдим ителде. Китапханәче килүчеләргә язучының татар халык мифлары, ышанулары белән кызыксынып фәнни эшләр башкаруын, җыр текстлары язуын сөйли.
Ике атна дәвамында  башлангыч мәктәп укучылары  белән дә әкиятләр уку күздә тотыла