Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Холокост корбаннары — безнең хәтердә

27 январьда  акбаш авылы китапханәчесе Холокост  корбаннарын искә алу сәгате үткәрде. Чарага мәктәп укучылары, аларның сыйныф җитәкчеләре  килде. “Мальчик в полосатиой пижаме” фильмын искә төшерүдән башладык сөйләшүне. Анда Германия  нацистлары алып барган сәясәтнең нәтиҗәләре бер гаилә мисалында ачык күренә.  Шул рәвешле 12 ел дәвамында еврейлар милләтен юк итү өчен барган сәясәтнең асылына төшенергә тырыштык. Укучылар Освенцим концентрацион лагере, гетто дип аталган торулыклар, Януш Корчак атлы укытучы- педагог, Бабий Яр авылы турындагы мәгълүматларны да аңлап кабул иттеләр. Тәкъдим ителгән видеоны да игътибар белән карадылар.

Китапханәче балаларга матур тормышның нигезе халыкларның бер-берсен хормәт итеп яшәвендә, традицияләрне, бәйрәмнәрне бергәләшеп үткәрүендә  икәнлеген ассызыклады., дус яшәргә чакырды. Тарихта кабат мондый куркыныч вакыйгалар кабатланырга тиеш түгел.