Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Буыннардан килгән хәзинә

26 гыйнварда Акбаш авылы китапханәсендә китап укучылар хозурына Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми төстә ислам дине кабул итүгә 1100 ел тулуга  багышланган китап күргәзмәсе  тәкъдим ителде.  Китапханәче Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннехановның Указы нигезендә үткәреләчәк чараларның һәрберсе Россия мөселманнарын берләштерүгә юнәлдереләчәген ассызыклады.

Әлеге истәлекле датаны билгеләп үтү күп еллардан бирле традициягә әйләнеп бара.  Мәсәлән, Изге Болгар җыены чаралары 1989 елдан бирле уздырылып килә. Ата-бабаларның мирасын саклау буенча “Яңарыш” фонды Болгар тыюлыгы территориясендә бик күп реставрация эшләре алып барды. Борынгы Болгар архитектура комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә керде. 2016 елда Болгар ислам академиясе ачылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан әлеге фикерләрне раслаучы мәгълүматны укып була, - дип сөйләде китапханәче.