Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Аксаков китаплары сихри мизгелләрне күрергә өйрәтә

12 январьда Акбаш авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Кызыклы уку” түгәрәгенең беренче дәресе үтте. Аны Сергей Павлович Аксаков иҗаты белән танышудан башладык. Укучыларга язучының тормышы һәм иҗаты турында видео күрсәтелде. Табигать һәм балалар тормышын сурәтләүдә чын осталыкка ирешкән язучының үз әсәрләрендә рус теленең бөтен байлыгын, матурлыгын, гадилеген  күрсәтә алганлыгына ышанды балалар. Аксаковның танылган “Аленький цветочек” тылсымлы әкиятен сөйләп тә күрсәттеләр. Уфа шәһәрендә ясалган һәйкәлгә сокланып карадылар. Китапханәче укучыларга авторның башка хикәяләрен дә мисал итеп китерде.

 Түгәрәкнең “кызыклы” өлешендә бер төркем балалар “Салават күпере” журналының Яңа ел саны биремнәрен үтәделәр, икенчеләре “Кузя” журналының башваткычларын чишеп  өстәл уены өчен бәйгегә кушылдылар