Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Җир ничек барлыкка килгән?

24 ноябрьдә Акбаш авылы китапханәсенә килгән башлангыч мәктәп укучылары белән Татарстан Республикасында яшәүче удмурт халкының “Җир ничек барлыкка килгән?” исемле легендасы белән таныштык. Инмар һәм Шайтан исемле геройлар арасында  булган вакыйганы балалар бик җайлы исләрендә калдырдылар. Әле үзләре белгән фикерләрне дә әйтеп калырга теләделәр: имеш Җирне өч кит  тотып тора, үрдәк, су төбеннән томшыгы белән алып,  балчыкны чәчеп җибәрүдән коры җир барлыкка килгән, җир яссы булган һәм аны еланнар күтәреп торган. Галимнәр әйткән фикерләрне “Новая книга знаний” һәм “Вопросы и ответы” исемле энциклопедияләрдән укып белдек.

“Кызыклы уку” түгәрәгенең икенче өлешендә 10 ноябрьдә 220 еллыгы булып узган шәхес – Владимир Даль турындагы  мәгълүмат  белән таныштык. Балалар әлеге танылган шәхеснең  фән өлкәсендә калдырган зур хезмәтләре – “Рус теленең аңлатмалы сүзлеге”, “Рус теленең мәкальләр сүзлеге” исемле басмаларын күрделәр. Балалар өчен язылган әкиятләрен укып өлгерделәр. Китапханәче Дальнең Беренче Бөтендөнья сугышы елларында оста хирург булып танылуы, күзләргә операция ясавы турында сөйләде. Аның ике кулы да күнекмәләр белән бер дәрәҗәдә оста эш итүе хакында искәртеп алды.