Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

ТАССРда репрессияләр

30 октябрьдә Акбаш авылы китапханәчесе урта һәм өлкән буын укучыларына ТАССРда  сәяси репрессия корбаннары турындагы мәгълүматны җиткерде.  Материал 2018 нче елда «Мәдәни җомга» гәҗитендә басылган материалга нигезләнеп әзерләнде. Республикабыз тарихындагы бу фаҗигале сәхифә  1929-1932 һәм 1937-1938 елларда ике дулкында узган. 1937 елда гына да 8292 кеше репрессияләнгән. 1 елдан 25 елга кадәр хөкем ителгәннәр, үлем җәзасына тартылганнар арасында милли, социаль хәлләре буенча төрле катлам кешеләре  булган, хәтта хатын-кызлар да.
Тыңлаучылар  өлкән буын кешеләреннән әләкчеләрнең эш алымнары  турында сөйләгән истәлекләре белән уртаклаштылар, авыл кешеләрен искә алдылар.