Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Тәрҗемә ит!

14 сентябрьдә, Акбаш авылы китапханәсендә балалар һәм әниләре катнашында,  “Переведи” (“Тәрҗемә ит”) интеллектуаль уены оештырдык.  Ике команда беренче турда “Чәчәкләр” темасына татарчадан русчага 6 сүз, ә икенче турда русчадан татарчага “Сабантуй” темасына караган сүзләрне тәрҗемә итте. Турлар арасында капчыктан предметлар алып аларның исемнәрен ике телдә әйтеп бирделәр. Финал өлешендә җавап вариантлары бирелмәгән дүртәр сүзнең татарчага тәрҗемәсен дөрес итеп әйтеп бирергә дигән шарт үтәлде. Уен азагына  командалар бер-берсеннән бер балл аерма белән килеп җиттеләр.  Уеннан һәммәсе дә канәгать калды.