Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Яңалык

Солдат зирәклеге

22 февральдә Акбаш авылы китапханәсендә, кечкенәләр белән солдатларга хас зирәклек турында сөйләштек, үзләрен җитезлеккә, сабырлыкка, төгәллеккә, уңганлыкка сынап карадык

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

22 февральдә Акбаш авылы китаханәсенә махсус хәрби операциядә катнашучы кыю егетләребезнең әти-әниләрен, гаилә агъзаларын чакырдык

"Фән серләрне ача"

5 февральдә Акбаш авылы китапханәсендә 3 сыйныф укучылары өчен, Татарстан Республикасындә фәнни үсеш елы кысаларында, "Фән серләрне ача" исемле китапханә дәресе үтте

Икмәк - тормыш нигезе

Акбаш авылы китапханәсендә 17 октябрь көнне танып белү сәгате тормышыбызның иң төп ризыгы - икмәккә багышланды

Почтальон һөнәре

9 октябрьдә почта хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

«Гаилә агачы» бәйгесе

«Салават күпере» журналы яңа елны яңа бәйге белән башлап җибәрде. Акбаш авылы китапханәсенә йөрүче балалаларны кызыктырып, китапханәче бәйгегә кушылырга чакырды

Тукайга шигъри гөлләмә

21 апрельдә Акбаш авылы китапханәсендә халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның 137 еллыгына багышлап, әдәби сәгать оештырылды

Һәр күңелдә сер ята

9 февральдә Акбаш авылы китапханасендә урта сыйныф укучылары белән күпкырлы талант иясе Фәнис Яруллинны искә алу сәгате үтте

Имин Интернет

7 февральдә Акбаш авылы китапханәсендә, башлангыч сыйныф укучылары белән «Кызыклы уку» түгәрәгендә Интернет челтәрендә балаларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында эчтәлекле танып- белү чарасы узды

Хәтер - мәңгелек

27 гыйнварда Акбаш авылы китапханәсендә Холокост корбаннарын искә алу сәгате узды

2023 елга аяк бастык

Китапханәдә РФ һәм ТР президентлары тарафыннан билгеләгән юнәлешләр буенча мәгълүмати күргәзмә эшли башлады

"Күзләрегезне саклагыз"

13 октябрьдә Акбаш авылы китапханәсенә йөрүче кече яшьтәге мәктәп балалары өчен, "Кызыклы уку" түгәрәгендә, Бөтендөнья кузләрне саклану көне уңаеннан, танып белү сәгате үтте

"Атлас тасмалардан чәчәкләр"

10 октябрьдә Акбаш авылы китапханәсенә атлас тасмалардан чәчәкләр ясау осталыгына өйрәнергә өлкән сыйныфларда укучы кызлар килде

"Узган һәр елым тиң тора кадерле бер гомергә..."

15 августта Акбаш авылы китапханәсендә шагыйрь, прозаик, драматург, Г.Тукай премиясе иясе Рөстәм Мингалимнең тууына 85 ел тулу уңаеннан, өлкән яшьтәге китап укучылар өчен, язучы иҗаты белән танышу чарасы үтте

"Гаҗәеп светофор"

5 августта, Светофорның туган көнен билгеләп үтәргә, кече яшьтәге китап укучыларын Акбаш авылы китапханәчесе “Гаилә” паркына җыйды

Динем — ислам, милләтем — татар

20 май көнне, Акбаш авылы китапханәсендә, «Кызыклы уку» түгәрәгенә йөрүче укучы балалар өчен, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап, «Динем — ислам, милләтем — татар» исемле танып белү сәгате үтте

Тукай теле — туган тел

Акбаш авылы китапханәсе башлангыч мәктәп укучылары өчен «Тукай теле — туган тел» дип исемләнгән викторина үткәрде

Корней Чуковский әкиятләре буенча сәяхәт

30 мартта Акбаш авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен, Балалар китабы атналыгы кысаларында, Корней Чуковский иҗатына багышланган сәяхәт-дәрес оештырылды