Мало-Уруссинская сельская библиотека - филиал № 12

Каһарманлыкка юл.

Каһарманлыкка юл.

Акбаш авылы китапханәсендә герой - шагыйрь Муса Җәлилнең 117 еллыгы уңаеннан,  халкыбызның батыр улын искә алу сәгате узды. Шагыйрь иҗатына, тормышына багышланган күпсанлы мәгълүмат арасыннан, кунаклар белән "Мәдәни җомга" гәзитендә басылган язмаларга игътибар иттек. Шагыйрьнең кызы Чулпан апа истәлекләрен тәкъдим иткән "Каһарманлыкка юл" исемле әңгәмә материалны укыдык. Әтисе белән бергә үткән балачагын, әсирлектә вакытта әтисенең кичергән авыр язмышын, иҗатташ дуслары белән элемтәне саклавы турында кызыклы мәгълүмат алдык. 

"Безнең мирас" журналы (2нче сан)тәкъдим иткән  материалның видеосын карадык. "Моабит дәфтәрләре" китабы битләреннән шагыйрьнең әсирлектә язылган оригиналь кулъязмалары сүрәтләрен күзәттек.