Мало-Уруссинская сельская библиотека - филиал № 12

Әфган сугышы

Кече-Урыссуы китапханәсе мәдәният йорты һэм мәктәп белән берлектә 15 февпраль көнне  «Әфган сугышы» дигэн патриотик кичә үткәрелде. Кичәне 10 ел буе барган әфган сугышы турында мәглүмать бирү белән башланды. Кичә әфган сугышына багышланган шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Авылыбыздан әфган сугышында хезмәт итеп кайткан солдатлар сугыш турындагы хатирәләре, солдатта хезмәт иткән вакытлары белән укучылар хәм килгән кичә кунаклары белән бүлештеләр. Алар сүзләре ахырында барыбызга да бүтән беркайчанда сугышлар булмасын, илләр тыныч хәм бәхетле яшик дип тәмамладылар. Ташкичу авыл җирлегеннән әфган сугышында хезмәт итеп кайтканнар белән слайдлар аша таныштыру булды. Кичәне сугышта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алу  белән тәмамладык.