Центральная библиотека

Литературные горизонты

24 нче май көнне Баулы Үзәк китапханәсендә "Татнефть" хәйрия фондының "Рухият" программасы буенча нәшер ителгән өр-яңа "Әдәби офыклар" җыентыгын тәкъдир итү кичәсе үтте. Баулы төбәгендә яшәп иҗат итүче якташларыбызның да әсәрләре әлеге җыентыкта урын алган. 

Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 60 ел тулу уңаеннан нәшер ителгән әлге җыентыкка нефть төбәгендә яшәп, иҗатлары белән татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырган, укучыларга яхшы таныш язучыларның, бүген иҗат итүче, әйдәп баручы әдипләрнең һәм һәвәскәр каләм ияләренең шигырь, проза һәм драма әсәрләре тупланган.

Кичәдә Кәшифә Әхмәдиева, Сәгыйть Әхмәтҗанов, Эльвира Әхмәтҗанова, Алсу Сафина, Гөлназ Нуретдинова катнашты. Алар бүгенге көндә дә актив иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр. Әледән әле әсәрләре район газетасы битләрендә даими бастырылып тора. 

Гомумән, кичә нәфис сүз, җыр-моң белән аралашып, бик күңелле һәм шул ук вакытта эшлекле шартларда узды.